news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгыннар саны кимесә дә, үлүчеләр узган елдагыдан 16 кешегә күбрәк булган

Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, озын ялларда янгыннар саны якынча 10-12 процентка арта.

Татарстанда янгыннар саны кимесә дә, үлүчеләр узган елдагыдан 16 кешегә күбрәк булган
Елена Саляхова

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда быел янгыннар саны 1,8 процентка кимесә дә, аларда үлүчеләр саны 16 кешегә артып, 160ка җиткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

Соңгы биш елга күз салсак, янгыннар саны 18 процентка, ә аларда һәлак булучылар 22 процентка кимегән. Дүрт ел буе кимеп барган динамиканы быелгы вазгыять кенә үзгәртте.

Рафис Хәбибуллин янгын вакытында кеше гомерен саклап калуда автоном янгын сигнализациясенең файдасына басым ясады. Шуның ярдәмендә соңгы биш елда 116 татарстанлының, шул исәптән 49 баланың гомере сакланган.

«Республикада 80 мең йортта 251 меңнән артык янгын сигнализациясе урнаштырылган. Шул исәптән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча дәүләт ярдәменә мохтаҗ гражданнарның йортларында 158 мең датчик урнаштыру өчен 41,5 млн сум бүлеп бирелде», — диде ул.

Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, озын ялларда янгыннар саны якынча 10-12 процентка арта. Янгын сүндерүчеләр 2021 елның 10 гыйнварына кадәр көчәйтелгән режимда эшләячәк. Ярамаган урында пиротехника шартлатучы шәхси затларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф та яный. Салют атарга куркынычсыз урыннарны җирле үзидарә органнары алдан билгеләп куйган.

«Кеше өйдә торгач, мунчасын яга, ризыгын пешерә, хуҗалыкта электр приборлары ярдәмендә төрле эшләр башкара. Кайберәүләр спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата. Күп очракта янгыннар шул сәбәпле килеп чыга», — дип йомгаклады Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100