Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда янгыннан әнисен һәм энесен коткарган ир-ат үзе пешкән – фото
Иртән Тукай районында Яңа бистәсендә шәхси йорт янган.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Бүген иртәнге 4тә янгын хезмәтенең үзәк пунктына Тукай районында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Ачыкланганча, Тукай районында Яңа бистәсендә шәхси йорт янган.
Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр, полиция һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Ярдәм итүчеләр килгәндә йортның беренче каты янган. Йорт хуҗалары - 70 яшьлек ана һәм аның 52 яшьлек, 38 яшьлек уллары коткаручыларны урамда көткән.
Шаһитлар сүзләренчә, анасына һәм энекәшенә чыгарга ярдәм иткән өлкән улның бите, куллары һәм сулыш юллары пешкән. Аны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Янгын сүндерүчеләр килгәч берничә минуттан янгын сүндерелгән. Янгын 13 кв.метр мәйданга зыян китергән. Йортта баскыч һәм түшәм янган. Якынча мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз