Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар
Янгын мәйданы 56 кв. метр тәшкил итте. Беркем дә зыян күрмәде.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген төнлә 101 нче янгын сагы чакыру номерына Васильево бистәсендә Стекольная урамында бер катлы кирпеч йорт яна дигән хәбәр килде.
Бинадан 11 кеше, шул исәптән 8 баланы чыгарганнар.
Янгын мәйданы 56 кв. метр тәшкил итте. Беркем дә зыян күрмәде.
Алдан ачыкланганча, янгын электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдә бозу аркасында килеп чыккан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз