news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгынга каршы махсус режимны алданрак, 17 апрельдән кертергә карар кылдылар

Министрлар Кабинетының 30 марттагы яңа карары нигезендә, янгынга каршы махсус режимны 17 апрельдән кертергә карар кылынды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Искәртеп узабыз, язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, республикада янгын чыгу куркынычы югары булган торак пунктларда мангалда ризык кыздыру тыела. Моннан тыш, балалар ялы оештырылган территорияләрдә, шулай ук урман массивлары чигендә урнашкан икътисад объектлары янында учак ягарга ярамый.

Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыклары, чүп-чар һәм үлән яндыру, шулай ук пиротехника куллану тыела.

Муниципалитетларның башкарма органнарына алар карамагындагы объектларның территориясен чүп-чар, корыган үләннән чистартырга һәм янгын чыгу куркынычы югары булган эшләр санын киметергә кушылган. Моннан тыш, алар үз балансларындагы су белән тәэмин итү чыганакларының төзек булуына инанырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100