Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде
14 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелде. Ул 11 майга кадәр дәвам итә, диелә Татарстан Министрлар Кабинеты карарында.
Искәртеп үтик, бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьләрендә мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.
Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләре куллану да тыела.
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгынга каршы махсус режим чорында таләпләрне үтәмәгән өчен административ штрафлар ике мәртәбә арттырылган:
Гражданнар өчен – 10 меңнән 20 меңгә кадәр;
Вазифаи затлар өчен – 30 меңнән 60 меңгә кадәр;
Юридик затлар өчен – 400 меңнән 800 меңгә кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз