news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгынга каршы режим кертелә

Янгынга каршы махсус режим бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кертелә.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус ре;жим кертелә. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Янгынга каршы махсус режим бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кертелә. 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен сәнәгать, ягулык-энергетика, транспорт инфрастуктурасы объектларыннан 500 метрга якын арада, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы корылмаларыннан, юллардан һәм кеше күп җыелган урыннардан 50 метрга якын арада куллану тыела.

Җирле үзидарә органнары әлеге исемлекне киңәйтә ала. Тыю бенгаль утларына, хлопушкаларга кагылмый. Контроль Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot