news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Декабрь һәм гыйнвар – кешеләрнең янгыннарда һәлак булуы белән истә калган иң хәвефле айлар

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Артур Еникеев). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең уртак утырышы узды.
Шуңа бәйле рәвештә, яңа ел бәйрәм чараларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, ТР Министрлар Кабинетының 1632-р номерлы боерыгы нигезендә, 2009 елның 15 декабреннән 2010 елның 10 гыйнварына кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк.
ТР янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы Таһир Кәримуллин үз докладында билгеләп үткәнчә, декабрь һәм гыйнвар янгыннарның саны арту һәм аларда кешеләрнең һәлак булуы ягыннан иң хәвефле айлар санала. Мисал өчен, 2008 елның 1 декабреннән 2009 елның 31 гыйнварына кадәрге чорда республикада 828 янгын чыккан, аларда 90 кешенең гомере өзелгән.
Өстәвенә, янгыннанрга бәйле вәзгыять нәкъ менә яңа ел бәйрәме көннәрендә (1-10 гыйнвар) кискенләшә. Әйтик, 2009 елда әлеге чорда янгыннар саны гадәти көннәр белән чагыштырганда 33,3 процентка арткан. Бу чорда кешеләрнең янгыннарда күпләп һәлак булу очраклары да теркәлгән. Мисал өчен, 2009 елның 6 гыйнварында Чистай муниципаль районының Мөслим авылында шәхси йортта янгын чыгып, өч кешенең гомере өзелгән иде. Кызганычка, мондый мисаллар шактый.
Татарстан Республикасы территориясендә яңа ел бәйрәм чараларын 4891 объектта үткәрү күздә тотыла. Төнге клублар – махсус контрольдә. Агымдагы елның 9-11 декабрь көннәрендә 95 төнге клбута күзәтчелек итү буенча чаралар үткәрелгән. Әлеге тикшерүләр барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 747 очрагы ачыкланган.
Күзәтчелек итү буенча чаралар барышында эвакуация юлларының торышы, автомат янгын сигнализациясе һәм кешеләргә янгын чыгу хакында хәбәр итү системалары, беренчел янгын сүндерү чараларының булу-булмавы һәм төзеклеге, электр җиһазлары һәм токтан өзү җайланмаларының төзеклеге, чаралар үткәрү барышында объект администрациясенең кизү торуын оештыру, хезмәт күрсәтүче персоналның янгын чыккан очракта эш итүенә әзерлегенә аерым игътибар бирелә.
Үз чиратында, Равил Моратов янгын күзәтчелеге хезмәткәрләрен таләпчәнлеккә өндәде. “Бу эштә сезгә хокук бозу очракларын бетергәнчегә кадәр һәр көнне диярлек тикшерүләр үткәргәндә тагын да бәйләнчегрәк булырга кирәк”, - дип ассызыклады Равил Моратов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100