news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә

Узган елда Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгуның 131 очрагы теркәлгән.

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә
Рамил Гали

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел алдыннан янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан баш дәүләт инспекторының янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгу очраклары якынча 20 процентка арта. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә агымдагы елның 20 декабреннән, 2021 елның 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде», — диде ул.

Максим Трущин сүзләренә караганда, узган елда Яңа ел бәйрәмнәрендә 131 янгын чыккан. Нәтиҗәдә 11 кеше вафат булган, 10сы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

30 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хезмәт итүнең көчәйтелгән эш режимына күчә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100