Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгында ир белән хатын һәлак булган
Бер катлы агач йорт тулысынча янып беткән.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда янгында ир белән хатын һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Түбән Ослан авылында янгын чыгуы турында хәбәр 112 бердәм номерына кичә 23.38 сәгатьтә килгән.
20 минуттан янгын чыккан урынга 112нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә. Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндерә.
Янгын кисәүләрен аралаган вакытта алар ир белән хатынның мәетенә юлыга.
Бер катлы агач йорт тулысынча янып беткән. Янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз