Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгында өч яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз һәлак булган
Балаларның 25 яшьлек анасын уттан күршеләре алып чыккан.
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Бөгелмә шәһәрендә узган төндә янгын була. Шәхси йорт янганда өч яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
"Эшчеләр урамындагы йортта 30 квадрат метр мәйданда янгын чыгу турында хәбәр бүген төнге бердән соң килде", - дип сөйләделәр коткару хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк, яна торган йорттан 25 яшьлек хатын-кызны күршеләре алып чыккан. Аны Бөгелмә Үзәк районы хастаханәсенә озатканнар. Бу хатын ис тиеп агуланган булган. Аның ике баласы янгында һәлак булган.

Янгын килеп чыгу сәбәбен белгечләр ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз