Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгында өч баланы һәм 56 яшьлек хатын-кызны коткарганнар
Аксубай бистәсендәге торак йортның подвалында электр щитына ут капкан.
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда янгында өч баланы һәм 56 яшьлек хатын-кызны коткарганнар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Аксубай бистәсенең Шоссейная урамындагы торак йортта көчле төтен таралу турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына 31 май, пәнҗешәмбе көнне көндез килеп ирешә.
№102 эзләү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләрен подъезд янында йортта яшәүчеләр каршы ала һәм янгын бинаның подвалында чыкканын әйтәләр.

Йортны караганнан соң, янгын сүндерүчеләр икенче каттагы тәрәзә янында ярдәм сораган хатын-кызны күрәләр.
Янгын сүндерүчеләр, урындагы хәлгә бәя биргәннән соң, баскыч белән менеп ханымны коткаралар. Шуннан соң янгын сүндерүчеләр бинаны карап чыга, һәм подвалда ялкын камап алган электр щитына тап булалар.
Янгынны тулысынча сүндерү өчен 10 минут вакыт кирәк була.

Төтен белән камалган йорттан 56 яшьлек хатын-кызны һәм өч баланы коткаралар (алты һәм ике яшьлек малайлар һәм 12 яшьлек кыз).
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – электр җиһазларын куллану эксплуатациясен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз