news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгында 83 яшьлек ир-ат җитди зыян күргән

Яшел Үзән районы Акъегет авылында бүрәнә йортта янгын шимбә кичендә чыккан.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда үз йортында чыккан янгында 83 яшьлек ир-атның тәне җитди янулар алган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яшел Үзән районы Акъегет авылының Космонавтлар урамындагы янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына шимбә көнне 01:20 сәгатьтә килеп ирешкән.

Фаҗига урынына “Норлат” янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре килгән. Бу вакытта зур булмаган бүрәнә йортны, мунчаны һәм сарайны ут камап алган була.

Йорт хуҗасы ут эченнән үзе чыгып котыла алган. Ләкин верандада абынып егылган һәм тәненең 35 проценты янган. 83 яшьлек ир-атны коткарганнар һәм табиблар кулына тапшырганнар. Аны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр.

Янгын 81 квадрат метр мәйданда торак йортны, мунчаны һәм сарайны тулысынча юкка чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot