news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгын турында хәбәр итү җайланмасы олы яшьтәге хатынның гомерен саклап калган

Татарстанда олы яшьтәге хатын-кыз, йоклаган чагында янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетеп, өеннән урамга чыгып өлгергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Балтач бистәсенең Камал урамындагы шәхси кирпеч йортта янгын чыккан. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.

Йортта янгын турында хәбәр итә торган ике җайланма урнаштырылган булган, янгын чыккач алар сигнал биргән.

Көчле сигнал тавышын ишетеп, өлкән яшьтәге хатын-кыз йокысыннан уянган һәм өйдән чыгып өлгергән.

2018 елда хатын-кызның йортында республика программасы буенча (категория: ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар) янгын турында хәбәр итә торган ике җайланма урнаштырылган булган. 2023 елда аларның туендыру элементларын яңага алыштырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100