Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар 24 яңа машина ачкычы алды
Татарстанда янгын сүндерү һәм коткару техникасы паркы яңартылды. Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм республиканың Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 24 берәмлек яңа техника тапшырдылар. Яңа автомобиль ачкычларын Татарстан Премьер‑министры Алексей Песошин һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк баш комитеты башлыгы Ирек Кадамов тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Техниканың бер өлешен республика бюджеты хисабына сатып алганнар – алар арасында дүрт Haval җиңел автомобиле һәм дүрт «Лада Нива Легенд», «Садко» йөк машинасы, «ГАЗель» һәм «Лада Веста» йөк-пассажир машиналары. Калган машиналар һәм җиһазлар федераль бюджет хисабына: янгын сүндерү автоцистерналары, штаб автомобиле, катерлар һәм пилотсыз системалар.
Техниканы тапшыру 2025 елда Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасы эшенә йомгак ясау һәм киләсе елга бурычлар турында фикер алышу вакытында булды.
Тантанадан соң кунаклар Татарстан янгын сүндерүчеләренең 200 еллыгына багышланган күргәзмәне карады. Архив документлары Казан губернасында беренче янгын сүндерү часте 1825 елда ук барлыкка килүен раслый. Система үсеше тарихы турында Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз