news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм диспетчерларның хезмәт хакы 12 мең сумга артачак

Республика бюджетыннан бу максатларга 206 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм диспетчерларның хезмәт хакы 12 мең сумга артачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин шулай дип белдерде.

«Тулаем алганда, Татарстан бюджетыннан бу максатларга 206 миллион сум акча бүленгән. Барлык янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар исеменнән безнең коллективка ярдәм күрсәткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Хәбибуллин.

Ул коткаручыларның хезмәт хакы да артачагын әйтте. Быел аларның эш хакына биш мең сум өстәләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100