news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгын куркынычы аркасында өч атнага урманнарга керүне чикләделәр

Татарстанда өч атна дәвамында урманнарга һәм урман зоналарына керү чикләнәчәк. Сәбәбе – янгын куркынычының югары (IV) классы.

ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә (документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган) чикләүләр урман фондының бөтен территориясендә — Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Калейкинск, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән районнары урманчылыклары чикләрендә гамәлдә була.

Чикләүләр вазыйфаи затларга һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләренә, махсуслаштырылган учреждениеләр хезмәткәрләренә кагылмый, чөнки бу хезмәткәрләр янгыннарны сүндерәләр, шулай ук аларны профилактикалау чараларында катнашалар.

Урманнарны саклау «Экологик иминлек» милли проекты максатларында башкарыла.

Соңгы елларда Татарстан әйләнә-тирәне саклауда зур уңышларга иреште, Идел буе федераль округында табигатьне саклау эшчәнлегендә лидер булды.

«Экология мәсьәләләре – кешеләрнең тормыш сыйфатының нигезе. Без иҗтимагый киңлекләрне, ишегалларын төзекләндерүгә зур акчалар тотабыз. Ләкин сыйфатлы һава, яхшы су булмаса – – берни дә барып чыкмаячак», — диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot