Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән 23 мәктәп кабул ителмәгән
14 августка 1727 мәктәпнең 914е тикшерелгән, шуларның 891е кабул итү процедурасын үткән.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәнлектән, 23 мәктәп кабул итү процедурасын узмаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев республика Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 14 августка 1727 мәктәпнең (1371 белем бирү учреждениесе) 914е тикшерелгән, шуларның 891е кабул итү процедурасын үткән.
Буа районында – 12, Биектау районында – 9, Әлки һәм Балык Бистәсе районнарында берәр мәктәпне кабул итмәгәннәр.
Утырышны үткәргән ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы — беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин муниципалитет башлыкларына 27 августка белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүне төгәлләргә йөкләмә биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз