news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, янгынга каршы режим озайтылды

Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

27 апрельдән 2 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары булып кала. Республиканың аерым районнарында 29 апрельдә урманнарда янгын чыгу куркынычы гадәттән тыш зур булуы билгеләнә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә һава торышы начар булганда иминлек чаралары турында искә төшерәләр:

  • кырларда һәм болыннарда коры үләннәрне яндырмагыз – коры үлән очкыны бик куркыныч;
  • коры урманнарда яки торфлы урыннарда учак якмагыз. Беренчедән, якканда учакның минераль туфракта (ком яки балчык) урнашуына инаныгыз. Ут кабызганчы, учак урынын һәм аның тирәсеннән бер метр радиустагы урынны кырып чистартыгыз;
  • сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке төпчеге ташламагыз, урманда төрле пиротехник әйберләр кулланмагыз;
  • урманга машиналарда һәм аеруча мотоциклларда кермәгез. Техника эшләгәндә очкыннары янгын чыгарырга мөмкин, бигрәк тә коры урманда.

Әгәр дә сез яңа гына яна башлаган урынны яки ут капкан үләнне күрсәгез, баштан янгынны үзегез сүндерергә тырышыгыз. Әгәр янгын көчлерәк булса, көчәйсә, бәлагә тарымас өчен, вакытында ераккарак китәргә кирәк.

Ашыгыч хезмәтләрнең 112 яки 01 (МЧС) бердәм чакыру номерына шалтырату оптималь вариант булачак.

Төркем белән булганда, бер кешене якындагы торак пунктка яки автомобиль трассасына ярдәм сорарга җибәрергә мөмкин.Төркемнең калган кешеләренә маршруттан чыгып, янгын урыныннан китү яхшырак.

Исегезгә төшерәбез, 10 апрельдән 17 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Янгын куркынычы булган чорда республика халкына чүп-чарны һәм коры үләнне яндырырга, шулай ук ризыкны учакларда яки мангалларда әзерләргә ярамый. Моннан тыш, 1-3 куркыныч класслы пиротехник әйберләр куллану тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100