Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле урманга керүне чикләделәр
Татарстанда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле гражданнарның урманнарга керүе чикләнде. Чикләүләр 21 календарь көнгә кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.
Чикләүләр Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары чикләрендәге урман фонды территориясендә кертелә.
Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз