news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле кисәтү игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

11-16 августта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булачак.

Элегрәк «Татар-информ» әлеге уңайдан иминлек чаралары турында хәбәр иткән иде:

кырлар һәм аланнарда корыган үлән якмагыз – бу бик куркыныч;

коры урманда яки торфлы урында учак якмагыз. Иң элек учакның минераль туфракта (ком яки балчыкта) урнашуына инаныгыз. Учак кабызганчы, учак тергезергә җыенган урынны һәм аның әйләнә-тирәсен яхшылап җыештырыгыз;

сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке төпчеген җиргә ташламагыз, урманда төрле пиротехник эшләнмәләр кулланмагыз;

урманга автомобиль һәм бигрәк тә мотоцикл белән кермәгез. Тавышйоткычтан чыккан очкыннар аеруча коры урманда янгынга сәбәпче булырга мөмкин.

Әгәр корыган үләнгә ут кабуын күреп алгансыз икән, янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышып карагыз. Әмма үз көчегезне артык бәяләргә ярамый. Әгәр янгын тагын да көчәйсә, бәлагә тарымас өчен, аннан вакытында ераккарак китүең хәерле.

112 бердәм номерына яки 01 номерына (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) шалтырату әлеге уңайдан оптималь вариант булачак.

Төркем белән походка барганда төркемдәге бер кешене якындагы торак пунктка яки автомобиль трассасына ярдәм сорарга җибәрергә мөмкин.

Төркемнең башка әгъзаларына, маршруттан тайпылып, янгын чыккан урыннан читкә китәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100