news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгын чыккан йортта кисәүләрне аралаганда хатын-кыз мәетенә юлыкканнар

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Татарстанда янгын чыккан йортта кисәүләрне аралаганда хатын-кыз мәетенә юлыкканнар

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнлә Спас районының Ямбакты авылы Муса Җәлил урамында бер йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына 2.39 сәгатьтә килгән. Тиз арада урынга килеп җиткән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндерергә керешкән.

Янгын сүндерүчеләр иртәнге якта кисәүләрне аралаган вакытта 56 яшьлек хатын-кызның мәетенә юлыккан. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot