news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгын чыгу куркынычы булган чор тәмамланды

Хәзерге вакытта янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны яңарту эшләре бара.

Татарстанда янгын чыгу куркынычы булган чор тәмамланды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). 15 октябрьдән башлап Татарстан территориясендә янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлык хезмәткәрләре урманнарда янгыннарга бәйле вазгыятьне көндәлек режимда тикшереп тору эшен дәвам итәчәк. Агач әзерләнә һәм кисенте калдыкларын яндыру эше башкарыла торган урыннарда патруль тәэмин ителәчәк. Урман хуҗалыкларындагы 23 янгын сүндерү-химия станциясендә янгын сүндерү һәм инженер техникасы буенча профилактика һәм ремонт эшләре башланды. 2019 елда янгын куркынычы янаган яңа чорга әзерлек эшләре бара. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яңартыла диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 2011-2018 еллар чорында төбәктә бер генә урман янгыны да чыкмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot