news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңартылган «ИнформУИК» проекты старт алды

Татарстанда яңартылган «ИнформУИК» проекты старт алды
Фото: Татарстан Үзәк сайлау комитеты матбугат хезмәте

Яңа җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирү алдыннан республика Үзәк сайлау комиссиясе гражданнарга Татарстан парламентына сайлаулар турында өстәмә мәгълүмат җиткерү өчен яңартылган проект башлап җибәрде. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«ИнформУИК» проекты кысаларында гражданнар күп җыелган урыннарда – зур предприятиеләргә керү урыннарында, мәйданнарда, сәүдә үзәкләре янында, паркларда, скверларда, яр буйларында сайлау комиссияләре әгъзалары, шулай ук махсус җәлеп ителгән волонтерлар сайлаулар турында мәгълүмати материаллар таратачак, тавыш бирү формалары һәм вакыты турында сөйләячәк, турыдан-туры мәгълүмат җиткерәчәк, татарстанлыларны сайлауларга чакырачак», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«ИнформУИК» проекты республиканың зур шәһәрләре – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәнне колачлаячак. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү көне логотибы төшерелгән ак куртка, футболка һәм бейсболкалар буенча җиңел танып була. «ИнформУИК» проекты 15 августтан 30 августка кадәр гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot