Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янәдән яшен, боз яву һәм томан көтелә
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда янәдән һава торышы шартлары начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада урыны белән яшен һәм секундына 15-18 метрга кадәр җил көчәю фаразлана. Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9 метрдан 17,1 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көчле, ә 17,2 метрдан 20,7 метрга кадәр тизлек белән исүче җил бик көчле җил дип атала.
Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшәчәк. Көндез урыны белән боз явуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз