news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янәдән «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелде

Татарстанда бер көн эчендә икенче тапкыр «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын керттеләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде», - диелә рәсми кушымтада.

Соңгы тапкыр Республикада «пилотсыз куркыныч» турында иртән хәбәр иттеләр, режим өч сәгать чамасы гамәлдә булды.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасында да әлеге режим гамәлдә иде. Моннан тыш, Саклану министрлыгында республика территориясендә өч пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot