Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янәдән көчле кар һәм буран көтелә
Иртәгә, 20 февральдә, чираттагы атмосфера фронты Татарстанда һава торышы шартлары тагын да ныграк начараюга китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез республикада урыны белән секундына 15-18 метр (Казанда –секундына 16 метрга кадәр) тизлектәге көчле җил фаразлана.
Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында, буран була. Күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начарлана.
Төбәк территориясендә көчле кар явачак. Юлларда кар өемнәре барлыкка киләчәк.
17 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда айлык явым-төшем нормасының 156 проценты яуган. ТР Гидрометеорология үзәге бәяләвенчә, быелгы кыш тарихка соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак кереп калачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз