Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янәдән буран, кар һәм бозлавык көтелә
Бүген, 16 февральдә, Татарстанда болытлы, карлы һәм шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы һава торышы көтелә. Көндез төбәктә кар һәм җепшек кар яву дәвам итәчәк. Кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, буран фаразлана. Күрү мөмкинлеге 500 метрга һәм аннан да азракка кадәр начарлана. Юлларда бозлавык хасил булачак.
Секундына 6-11 метр тизлектәге җил башта көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, ә аннары төньяк-көнчыгыштаң исәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 16 мметрга кадәр, ә төнлә секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында секундына 18 метрдан артмаячак).
Моннан тыш, төбәк юлларында кар өемнәре, кар боткасы һәм бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнлә -4..-9 (аязганда -13) градуслардан соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава +1..-4 градуска кадәр (көнбатышта кайбер урыннарда -7, ә Казанда -5..-7 градуска кадәр) җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз