news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янәдән буран һәм бозлавык көтелә, әмма җил тына

Татарстанда янәдән буран һәм бозлавык көтелә, әмма җил тына
Фото: © «Татар-информ»

Иртәгә, 10 гыйнварда, Татарстанда янәдән һава торышы шартлары начараю фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Тәүлекнең караңгы вакытында республика территориясендә урыны белән буран була, күз күреме бер-ике километрга кадәр начарая. Бозлавык барлыкка килә. Көчле җил исү дәвам итә (әмма аннары ул секундына 17 метрга кадәр акрыная).

Төнлә һәм иртән урыны белән, шул исәптән Казанда, томан төшә. Төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык һәм кар өемнәре була (шул исәптән ТР башкаласында да).

Моңарчы төбәк Дәүләт автоинспекциясе һава торышы начараю дәвам итү сәбәпле юлларда сак булырга киңәш итте. Иртәнге 10:00 сәгатьтән М5 трассасы участогында хәрәкәт чикләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot