news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янәдән 3 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда янәдән 3 градуска кадәр җылы булачак
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, 26 февральдә, Татарстанда атмосфера фронты тәэсирендә температура фонының күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.

Төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с көчле җил исәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнге салкыннардан соң (аязганда -21 градуска кадәр) төбәк буенча һава -3, -8 градуска кадәр җылыначак (Казанда -3, -5 градуска кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100