news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа законнар үз көченә керде

Дәүләт Советының егерме беренче утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керде. Законнар кече һәм урта бизнеска, аерым алганда шикәрле эчемлекләр җитештерүчеләргә ярдәм итүгә һәм сайлау кампанияләре процедураларын төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хокукына ия гражданнар исемлеге киңәйтелә. Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча аерым закон кертелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

22 июньдә «Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлен мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен Татарстан Республикасында җайга салу хакында» закон үз көченә керде. Закон Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүформаларын, әлеге өлкәдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен билгели. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, тарихи хәтерне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклауга аерым игътибар бирелә. Законның гамәлдә булу көчен шулай ук махсус хәрби операция барышында бурычлар үтәгәндә һәлак булганнар турында истәлекне мәңгеләштерүгә дә тарату тәкъдим ителә. Аерым маддә белән Татарстан Республикасы Хәтер Китабын алып бару һәм саклау тәртибен раслау мәсьәләләре җайга салына.

9 июньдә «2025 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон үз көченә керде. 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше 605 млрд 137 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре – 493 млрд сум. Үз керемнәре күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында республика, 2024 ел позициясен саклап, дүртенче урынны алган. Үз салым керемнәрендә республика бюджетына һәм җирле бюджетларга керә торган физик затлар керемнәренә салым аеруча әһәмиятле булып калган. Татарстан Республикасы бюджетына – 156 млрд сум, җирле бюджетларга 68 млрд сум күчерелгән. Салым керүнең уңай динамикасына икътисадта уртача хезмәт хакының үсеше йогынты ясаган.

22 июньдә «2025 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» закон үз көченә керде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (алга таба - Фонд) керемнәре 93,2 млрд сум, чыгымнары – 92,6 млрд сум тәшкил иткән.

3 июльдә «Татарстан Республикасы Арча районы Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү турында һәм «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон үз көченә керә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Урта Курса авылы халкы торак пунктны бетерү инициативасын хуплаган.

22 июньдә «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон үз көченә керде. Документ шикәрле эчемлекләр җитештерүче яки сатучы кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә финанс ярдәме алуны тыюны гамәлдән чыгаручы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнгән. Әмма бу ярдәм энергетиклар җитештерүчеләргә һәм сатучыларга кагылмый.

9 июньдә «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон үз көченә керде. Закон белән Татарстан Республикасы Сайлау кодексына, «Татарстан Республикасы референдумы турында» һәм «Җирле референдум турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, закон белән муниципаль районның, шәһәр округының җирле администрациясе башлыгының сайлаучылар, референдумда катнашучылар турында белешмәләрне булдыру һәм төгәлләштерү буенча бурычы төшереп калдырыла. Моннан тыш, закон сайлаулар уздырганда агитация материалларында физик затның сурәтләрен куллану һәм (яисә) аның тавышын бирү тәртибен билгели.

news_right_1
news_right_2
news_bot