Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яңа җылылык сезонына җылыту системасын 48 процентка әзерләгәннәр
Татарстанда 2024/25 елгы җылылык сезонына котельнаяларның 48,3 проценты, ягъни 1544 данәсе әзер. Бу хакта республиканың Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.
Белем бирү объектлары арасыннан 1634 объект (53,4 процент) әзер. Мәдәният оешмалары әзерлеге – 58,3 проценты тәшкил итә. Шулай ук җылылык сезонына 1071 (59,9 процент) сәламәтлек саклау объекты да әзер.
Йортларда үзәкләштерелгән җылылык системаларын юдыру һәм пресслау 49,3 процентка башкарылган.
Алдагы җылылык сезонына әзерләнү эшләре барышы турында Әлмәт, Алабуга, Чистай һәм Буа районнары вәкилләре сөйләде. Шулай ук сәламәтлек саклау объектларының әзерлеге турындагы доклад белән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков та чыгыш ясады.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов муниципаль берәмлекләр вәкилләрен җылылык сезонына әзерлек эшләрен көчәйтергә һәм белешмәләрне «Торак фонды мониторингы» системасына кертергә өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз