news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 23 июньдә, Татарстанда уртача җылы һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы саклана. Һава шартларының янә бозылуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны белән төнлә дә, көндез дә яңгырлар явуы һәм яшен яшьнәве ихтимал.

Казанда явым-төшемнәр тәүлекнең караңгы вакытында гына узачак, ә көндезге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы аз.

Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәер, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төбәктә төнлә һава температурасы +11..+16 градус (Татарстан башкаласында –  +13..+15 градус) тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +19..+24 градус, ә республиканың көнчыгышында 28 градуска кадәр җылы булачак. Казанда +22..+24 җылылык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot