news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янә яшенле яңгыр, көчле җил көтелә

Татарстанда янә яшенле яңгыр, көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иртәгә, 20 сентябрьдә, Татарстанда тагын һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республикада урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин (Казан территориясендә – төнге сәгатьләрдә генә).

Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга (ТР башкаласында – 13 метрга) кадәр җитәчәк.

Бофорт шкаласы буенча, секундына 10,8-13,8 метр тизлектәге җил – көчле, 13,9-17,1 метр тизлектәгесе бик көчле җил дип атала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100