news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә

Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

22 июньдә республикада урыны белән көчле яшенле яңгырлар көтелә. Иртән кайбер районнарда боз явуы ихтимал, ә көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны сак булырга чакыра: агачлар, реклама такталары һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә, балалар һәм өлкәннәрне игътибарсыз калдырмаска киңәш ителә.

Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot