news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янә яңгырлар, томан, яшен һәм боз фаразлана

Татарстанда янә яңгырлар, томан, яшен һәм боз фаразлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 14 июньдә, Татарстанда циклон йогынтысында җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һәм кичен бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгырлар, шулай ук боз явуы ихтимал.

Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә 6 метрдан 11 метрга кадәр тизлектә төньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк (Казанда – 15 метрга кадәр).

Җылы төннән соң (+11дән +16 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 22-27 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +24...+26 градуска кадәр).

Синоптикларның якынча мәгълүматларына караганда, Татарстанда яңгырлы һәм яшенле җылы һава киләсе атна башында да сакланачак. Гомумән алганда, июнь уртасы республикада нормадан бер градуска эссерәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot