news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үсемлек майлары сыктыру заводы ачылды

Татарстанда үсемлек майлары сыктыру заводы ачылды
Фото: Елена Ахманаева

Татарстанның Алексеевск районында Самат Гатин крестьян-фермерлык хуҗалыгы территориясендә көнбагыш мае җитештерү заводы төзелде.

Заводта эш тулысынча диярлек автоматлаштырылган. Орлыкларны мөмкин кадәр күбрәк май алу өчен җылыталар. Аннары аларны пресс белән сыгалар. Калган өлештән түп чыга, ул шулай ук мөгезле эретерлекләр өчен азык өстәмәсе буларак кулланылачак.

Заводның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 60 тоннага кадәр май һәм шул кадәр үк түп, шулай ук 30 тонна кабык тәшкил итә, ул җитештерү һәм бина җылыту өчен кирәкле пар хасил итү өчен кулланыла. Көнгә 150 тонна чимал эшкәртелә.

Яңа завод белән идарә итү өчен Волгоград өлкәсеннән белгеч Артем Кулькинны чакырганнар. Аның бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе зур. Алексеевск районына ул гаиләсе белән бергә күчеп килгән һәм тулысынча урнашырга өлгергән.

Производстводага 110 млн сум инвестицияләнгән. Уртача хезмәт хакы 57 мең сум булган 20 эш урыны булдырылган.

Материал Елена Ахманаева катнашында әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100