news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа уңыш бодае азык-төлек максатларына туры килә

«Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге»нең ТР буенча филиалы лабораториясе белгечләре ашлыкка дәүләт мониторингы кысаларында 82 000 тоннадан артык йомшак бодайны тикшерде, бу агымдагы датага Татарстанда әлеге культураның тулаем җыемының – 26 процентын (315,9 мең тонна) тәшкил итә.

Сынаулар барышында лаборатория белгечләре ашлыкның түбәндәге сыйфат күрсәткечләрен (бөртекле катнашма, табигый, пыяласыман булуы, чи җилемчәнең сыйфаты һәм күләме, протеин, дымның масса өлеше) билгеләде; ашлыкны иминлек күрсәткечләренә (корткычлар белән зарарлану, үлгән корткыч бөҗәкләр белән пычрану) тикшерде, моннан тыш, зыянлы катнашмалар булу-булмауга да анализладылар.

15 июльдә старт алган урып-җыю эшләре башланганнан бирле филиал вәкилләре Татарстанның 25 районында 130 ашлык пробасы алган һәм 1,8 меңнән артык тикшеренү уздырган, алар бодай партияләренең сыйфаты 3, 4 һәм 5 классларга туры килүен раслаган. Яңа уңышның 37,9 проценты (31 мең тонна) 3 һәм 4 классларга кертелгән. Ашлык натурасы буенча иң яхшы күрсәткечләр Актаныш, Буа, Спас, Чистай һәм Чүпрәле районнарында теркәлгән.

«Бодайда җилемчә микъдары 26 процент тәшкил итә, җилемчәнең деформацияләнү индексы буенча сыйфат күрсәткечләре 80-90 берәмлек диапазонында, бу 3 һәм 4 класслар өчен II төркемгә туры килә, натура күрсәткечләре уртача 745 г/л, ашлыкның пыяласыманлыгы – 50 процент, чүп катнашмалары һәм корткычлар белгечләр тарафыннан ачыкланмаган, – дип хәбәр итте «Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасындагы филиалы инспекциясе органы җитәкчесе Светлана Белова.

news_right_1
news_right_2
news_bot