news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа уку елында мәктәп каникуллары даталарын атадылар

Татарстанда яңа уку елында мәктәп каникуллары даталарын атадылар
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстанда 2025-2026 уку елына мәктәп каникуллары даталарын билгеләделәр. Ата-аналар җыелышында шул хакта мәгълүмат җиткерелде, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».

Көзге каникуллар 27 октябрьдә башланып, 6 ноябрьдә тәмамлана, кышкы каникуллар исә 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Яз көне укучылар 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял итәчәк.

Җәйге каникуллар 27 майда башлана. Беренче сыйныф укучылары өчен 16-22 февральдә өстәмә ял көннәре каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot