Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яңа туган балада умыртка-мускул атрофиясе авыруын ачыклаганнар
Татарстанда яңа туган балада дөньяга килүенең беренче көннәрендә үк умыртка-мускул атрофиясе авыруын ачыклаганнар.
Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәге җитәкчесе, баш табибның акушерлык-гинекология ярдәме буенча урынбасары Нигина Нигъмәтуллина сүзләренчә, тууга ук ясала торган неонаталь скрининг нәтиҗәсендә бу беренче очрак.
"Бала тугач та карап торышка сау-сәламәт, бернинди куркыныч янаган кебек тә түгел иде, ә тикшерү нәтиҗәсендә умыртка-мускул атрофиясе диагнозы куелды", - диде Нигина Нигъмәтуллина.
Ул яңа туган балаларның һәркайсы 36 генетик авыруга тикшерелүен әйтте. Табиблар, бала тугач, беренче 24 сәгатьтә анализларны тикшерүгә җибәрә. Биш авыруга анализлар Республика клиник хастаханәсендә өйрәнелә, калганнары Мәскәүгә Акушерлык, гинекология үзәгенә озатыла. Авыруларны башлангыч чорында ук ачыклап дәвалау нәтиҗәлерәк, ди белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз