news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа төзелгән торакка ихтыяҗ 44 процентка арткан

Татарстанда яңа төзелгән торакка ихтыяҗ 44 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда өлешле төзелештә катнашу килешүләре буенча 12,7 мең фатир теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 44 процентка (8,8 мең фатир) күбрәк. Бу хакта Татарстан буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта Татарстанда июнь аенда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга ихтыяҗ тотрыклы булган. Җәйнең беренче аенда, май аендагы кебек үк, өлешле төзелештә катнашу өчен якынча 2,8 мең килешү теркәлгән.

Моннан тыш, ярты ел эчендә төбәктә 122,0 мең фатир, 114,7 мең җир кишәрлеге һәм 5,8 мең машина урыны сатылган. Ипотека буенча 22,8 мең җир кишәрлеге сатып алынган, бу 2023 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк.

«2024нең беренче яртыеллыгын йомгаклап, шуны әйтә алабыз: Татарстанда күчемсез милек базары кызыктырырлык булып кала бирә: икенчел торакка да, беренчел торакка да кызыксыну саклана», – дип сөйләгән Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.

«Шушы вакыт дәвамында күчемсез милек базарында ташламалы ипотека драйвер булды. Алга таба вазгыятьнең ничек буласын вакыт күрсәтер. Шул ук вакытта, дәүләт ярдәме булган башка ипотекалар, мәсәлән гаилә ипотекасы барлыгын да искәртәсем килә», – дип өстәгән белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100