Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде
Татарстанда 16:03 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янә БПЛА һөҗүме янавы турында игълан итте.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелде. Тиешле хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 03:26 да килде.
«Татар-информ» «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимына бәйле рәвештә мобиль интернет эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде, дип хәбәр итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ул куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен чикләүләрнең вакытлыча булуын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз