Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңа кунакханәләр өчен салым ташламалары озайтылды
Татарстанда 50дән ким булмаган номеры булган, категориясе ким дигәндә «өч йолдыз»лы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларының гамәлдә булу вакыты озайтылды. Тиешле закон проекты белән мондый кунакханәләрне файдалануга тапшыру срогын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту тәкъдим ителә. Бу карар республика Дәүләт Советының 16нчы утырышында кабул ителде.
«Бу карар төбәкнең туристик мөмкинлекләрен үстерү буенча стратегик бурычларны тормышка ашыру һәм кунакханә инфраструктурасына озак сроклы инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыру белән бәйле», – диде парламентның Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев.
Элегрәк оешмаларның милкенә салым буенча ташламага 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылган яңа кунакханәләр дәгъва итә алган. 0,1 процент күләмендәге ташламалы ставка ачылганнан соң 10 ел дәвамында гамәлдә була.
Бизнеска ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычын яклау» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз