Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңа инфраструктура проектлары белән туризм өчен шартларны яхшыртачаклар
«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Лаеш, Саба һәм Мамадыш районнарында ял итүчеләр өчен яңа уңайлы шартлар тудырылган. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитетының рәсми бергәлегендә хәбәр иттеләр.
«Ак Яр» глэмпингында чаннар һәм мунча модульләре сатып алынган, шулай ук ел әйләнәсе кулланылачак геокупол урнаштырылган.
«Миңгәр» шәһәр яны комплексы ылыслы урманнар арасында һәм матур күл буенда урнашкан модульле мунчаларны һәм чаннарны эшләтеп җибәрде.
«Берсут» ял базасында яңа спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килде, шулай ук прокат җиһазлары сатып алынды.
2025 елда туризм тармагын үстерү өчен эшмәкәрләргә ярдәм итү көтелә. Конкурста катнашу өчен гариза бирү кампаниясе май ахырында башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз