Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңа эш атнасы буран, җепшек кар һәм бозлы яңгыр белән башланачак
Синоптиклар Татарстан халкын якындагы көннәрдә һава шартларының начараюы турында кисәтте. Әйтик, бүген күп күләмдә явым-төшем, буран көтелә, җилнең тизлеге секундка 22 метрга кадәр җитәчәк. Шундый ук һава торышы татарстанлыларны яңа атна башында да көтә.
Дүшәмбе, 19 декабрьдә, циклонның акрынлап көнчыгышка китүе белән, аның тыл өлешендә җил юнәлешен төньяк-көнбатышка алыштырачак һәм аның тизлеге секундка 15-20 метр булачак. Бозлавык саклана, бураннар да фаразлана. Көн дәвамында һава температурасы -3..-8 градус аралыгында булачак.
Бозлы яңгыр һәм бозлавык электр үткәргечләре һәм агачларда боз катуына, юлларда көчле бозлавык чыгарырга мөмкин. Гомумән алганда, республика Гидрометеорология үзәге фаразынча, 17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр республикада айлык норманың яртысы диярлек күләмдә явым-төшем көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз