news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа эш атнасы башында кар, буран һәм бозлы яңгыр көтелә

Татарстанда начар һава шартлары ким дигәндә берничә көн дәвам итәчәк. Яңа эш атнасы башында кар, буран һәм бозлы яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 11 декабрьдә, республикада болытлы һава торышы була. Буран, җепшек кар фаразлана. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы -5..-12 градус, иртәгә көндез 0..-8 градус көтелә. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Дүшәмбе, 12 декабрьдә, Татарстанда кар, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез һава температурасы -5 градус, ә төнлә -8 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100