news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа елга янгынга каршы махсус режим кертергә планлаштыралар

Татарстанда яңа елга янгынга каршы махсус режим кертергә планлаштыралар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасы хакимияте гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгынга каршы махсус режим кертергә планлаштыра. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Режим 2026 елның 25 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу вакытта куркынычлыкның 3 нче классындагы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыелачак.

Тыю әлеге территорияләргә кагылачак:

- сәнәгать, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр радиуста;
- торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, хосусый йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта;
- күп фатирлы йортлардан шул ук 30 метр ераклыкта.

ТР муниципалитетларының җирле үзидарә органнарына 30 һәм 500 метрлы зоналарда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехника куллану тыелган объектлар исемлегенә кермәгән объектларны билгеләргә тәкъдим ителәчәк.

Болардан тыш, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына 2026 елның 25 декабренә кадәр һәр торак пунктта пиротехник әйберләр куллану урынын билгеләргә кирәк булачак. Янгыннар белән хәл катлауланган очракта алар пиротехниканы куллануга тыюлар кертәчәк.

Карарның үтәлешен контрольдә тотуны ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot