news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа елда буран һәм көчле җил тыныч һәм салкын һава торышы белән алмаша

Татарстанда яңа елда буран һәм көчле җил тыныч һәм салкын һава торышы белән алмаша
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда яңа 2026 елның беренче көнендә буранлы һәм көчле җилле тотрыксыз һава торышы тыныч һәм салкын һава торышы белән алмашачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.

Бүген, 30 декабрьдә, төбәктә бераз кар яву фаразлана. Һава температурасы төнлә -9..-14 градус (төньяк районнарда аязганда -19 градуска кадәр) һәм көндез -7..-12 градус була.

Чәршәмбе, 31 декабрьдә, көнбатыш циклонның атмосфера фронты Татарстанда һава торышы шартларын начарайта. Бераз һәм уртача кар ява, урыны белән буран була, тәүлекнең якты вакытында секундына 15 метрга кадәр тизлек белән җил исә. Төнлә республикада -9..-14 градус, көндез -3..-8 градус була.

Пәнҗешәмбе, 1 гыйнварда, төбәктә тыныч кышкы һава торышы урнаша. Вакыт-вакыт бераз кар яву ихтимал. Яңа ел төнендә -9..-14 градус (урыны белән аязганда -17 градуска кадәр) була, көндез температура фоны -7..-12 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 2 гыйнварда, Татарстанда һава торышы сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрми. Урыны белән бераз кар яву ихтимал. Көндез һава температурасы -9..-14 градус була.

Шимбә, 3 гыйнварда, төньяк-көнбатыш циклонының фронталь бүлекләре узганда, республикада кар, буран һәм көчле җил көтелә. Көндез бераз җылырак була – -6..-11 градус булу фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot