news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа ел өстәленең уртача бәясе аталды

Татарстанда Яңа ел өстәленең уртача бәясе аталды
Фото: © «Татар-информ»

Яңа ел өстәленең уртача бәясе бер елда 1 мең сумга арткан. Хәзер Татарстанда яшәүчеләргә бәйрәм өстәле әзерләү өчен якынча 9 мең сум акча кирәк була. Бу хакта «Вести Татарстан» хәбәр итә.

Яңа ел өстәленә сатып алына торган азык-төлек продуктлары җыелмасы ел саен бер үк төрле. Монда, кагыйдә буларак, кайнар ризыклар өчен продуктлар – күпчелек очракта тавык ите һәм бәрәңге, шулай ук яшелчәләр, телемләп киселгән сыр һәм ит тәлинкәләре, кабымлык – уылдык һәм шпрот белән бутербродлар һәм тарталеткалар, шулай ук җиләк-җимешләр һәм салатлар керә.

Моннан тыш, күпчелек очракта бәйрәм өстәле спиртлы эчемлекләрсез булмый. Аларның бәясе бер елда 50 сум һәм аннан да күбрәккә арткан. Сок һәм минераль су бәясе 11 процентка арткан. Яңа елны ресторан яки кафеда бәйрәм итү бер кеше өчен уртача 3 мең сумга төшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100