news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа ел каникулларында йомырка арзанайды, ә яшелчә кыйммәтләнде

2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 9 гыйнварына кадәрге чорда Татарстанда яшелчә бәясе сизелерлек артты, ә тавык йомыркасы арзанайды. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.

Аерым алганда, кыярның килограммы 40 сум 83 тиенгә (яки 23,28 процентка) – 175,41 сумнан 216,24 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Помидор бәясе дә 35 сум 16 тиенгә (яки 17,93 процентка) артты. Элегрәк ул 196,10 сум торса, хәзер бер килограммы 231,26 сумга җитте.

Үз чиратында, борщ җыелмасына кергән яшелчәләр арасында бәрәңгенең килосы – 77 тиенгә (ягъни 3,36 процентка, 22,90 сумнан 23,67 сумга кадәр), кәбестә 2 сум 58 тиенгә (ягъни 10,32 процентка, 24,99 сумнан 27,57 сумга кадәр) кыйммәтләнде.

Шулай ук башлы суганның килограммы – 1 сум 26 тиенгә (4,07 процентка, 30,95 сумнан 32,21 сумга кадәр), кишер 3 сумга (9,78 процентка, 30,68 сумнан 33,68 сумга кадәр) артты.

Шул рәвешле, борщ җыелмасына кергән яшелчәләр арасында чөгендер генә 28 тиенгә (яки 0,88 процентка) арзанайды. Хәзер аның килосы 31,81 сум урынына 31,53 сум тора.

Моннан тыш, арзанлы кара чәй дә 37 сум 92 тиенгә (яки 3,98 процентка, 953,50 сумнан 991,42 сумга кадәр) кыйммәтләнде.

Шуның белән бергә, тавык йомыркасының дистәсе 14 тиенгә (яки 0,11 процентка, 130,40 сумнан 130,26 сумга кадәр) арзанайды.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россиядә ярты ел эчендә беренче тапкыр тавык йомыркасының арзанаюы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100