news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә температура -8 градустан да түбән төшмәячәк

Декабрь аенда Татарстанда температура -8 градустан да түбән төшмәячәк. «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сергей Захаров бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.

«Кызганыч, декабрь быел да узган елдагы кебек аномаль булды. Декабрь ахырында температура -6..-8 градус тәшкил итәчәк. Яңа елга төгәлрәк фаразны 26 декабрь тирәсендә сайтта карагыз», - диде Сергей Захаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot